Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатлары изге эшкә кушылды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Апаста яшәүче Ислам Камаловның да телефонлы булу хыялы тормышка ашачак. Аңа телефон сатып алу өчен депутатлар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде.
Ислам икенче класста укый. Бик теләп балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Баянда уйнау һәм рәсем ясау серләренә өйрәнә. Телефонны әнисе, дәү әнисе белән сөйләшеп торыр өчен кулланачагын белдерде.
Исламның әнисе Гүзәлия Галиева һәм Ислам үзе дә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
– Шәһәр тибындагы Апас бистәсендә 10 депутат бар. Хәленнән килгән, теләгендә булган һәркем мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм итәргә алынды. Бүләкләр тапшыру, балаларны сөендерү эше әле дәвам итәчәк, – диделәр Наил Исмәгыйлев һәм Гөлнара Сөнгатуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International