Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 13 декабре, җомга

Утырышта “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район прокуроры, район суды рәисе, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, җитәкчеләр, җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашты. Көн тәртибе буенча, 2019 елның 9 аена районның бюджет үтәлеше, 2020нчы һәм планлаштырылган 2021-2023нче еллар чорына Апас муниципаль районының бюджет проекты турында, районның муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турындагы Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында чыгышлар яңгырады.
Соңыннан район башлыгы Равил Хисаметдинов киләчәктә башкарылачак зур күләмле эшләргә тукталды, максатлар билгеләде һәм урып-җыю эшләрендә зур өлеш керткән бер төркем алдынгыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International