Паспортлы бал кортлары

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның февраль аенда Татарстанның барлык умарталыклары умартачылык паспортлары алачак. Бу хакта ТР су культуралары һәм умартачылык идарәсе директоры Фәиз Динмөхәммәтов сөйләде. “Февраль дәвамында без барлык умартачылык умарталарына паспортлар бирергә планлаштырабыз. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Россиядә әлегә бу процедураны тулысынча колачлап алырлык  бер генә төбәк тә юк. Татарстанда без бу эшне быелның гыйнварында башладык.” – дип сөйләде Динмөхәммәтов . Аның сүзләренә караганда,  бу  узган җәйдә кыр- басуларны химик эшкәртү аркасында умарта кортларының күпләп үлеме белән бәйле. Киләчәктә мәгълүмат системасы ярдәмендә республикада булган барлык умарталыкларны күрергә һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында оператив  хәбәр  бирергә мөмкин булачак. Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчеләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International