Татарстан белән күрше төбәкләрдә Африка дуңгыз чумасы буенча уңайсыз хәл барлыкка килде

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Дуңгызларда африка чумасы - йорт һәм кыргый дуңгызларда югары контагиоз вируслы авыру. Дуңгыз балалары вирусны йоктырганда үлем 100% тәшкил итә. Вирус бик тотрыклы. Термик эшкәртүгә дучар ителмәгән барлык дуңгыз продуктларында да саклана. Зарарланган азык, аслык, тирес, үләксәләр һәм терлек чалу продуктлары (ит, ит продуктлары, кан), шулай ук талпаннар аша тапшырыла. Авыруның беренче билгеләре: 1. температура 41,5-42 градуска кадәр кискен күтәрелә. 2. аппетитның кимүе, 3. мускул көче кимү( парезлар), арткы кул-аяклар параличы 4. ашкайнату процесслары бозылу 5.  тиредәге клетчаткадагы тире асты  шешәләре, кан агымнары. 6. хайваннарның кискен үлеме. Кызганычка каршы, бу чирне дәвалау һәм профилактикалау чаралары юк. Исегездә тотыгыз! Дуңгызларда африка чумасы йоктырмасын өчен терлек азыгының сыйфатын, хайваннарның иммун системасы торышын күзәтеп торырга кирәк. Биналарда дезинфекция, дератизация үткәрергә. Дезинфекцияләнмәгән яңа инвентарьны да кулланырга ярамый. Терлек азыгын дуңгыз африка чумасы теркәлмәгән төбәкләрдән сатып алырга кирәк. Терлек азыгын ашатыр алдыннан термик эшкәртү үткәрергә. Дуңгызларның башка терлек-туар, күрше фермалар, хуҗалыклар белән элемтәгә керүенә юл куймаска кирәк. Дуңгызларны берникадәр вакыт карантинда тотып, хәйваннарны ветеринария документлары белән генә сатып алыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International