Апас урта мәктәбендә Парламент дәресе узды

14 февраль 2020 ел., җомга

Парламент дәресе районыбызның барлык мәктәпләрендә дә үтә. Аның темасы – “Традицияләребезгә тугры калган хәлдә киләчәгебезне булдырабыз“. Быел безне олы вакыйгалар көтә. 2020 ел – Россиядә Хәтер һәм дан елы буларак игълан ителде. ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, Апас районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәбез. Парламент дәресе шушы мөһим вакыйгаларга багышлана. Бу хакта районның мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина ассызыклады.

“Дәрес республиканың 1500 мәктәбендә уза. Миңа сезнең белән очрашырга насыйп булды. Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге булмый. Батырлыкны онытырга безнең хакыбыз юк. Илебезнең горурлыгы булып үсегез“, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов.

Ул шулай ук, Дәүләт Советының, депутатларның эшчәнлеге, йогынтысы турында сөйләп узды. Парламент дәресендә катнашкан өлкән класс укучыларының һәм укытучыларның сорауларына җаваплар бирде.

“Барыгызны да киләчәк бөек бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Яз җитү белән без сезнең белән бергәләп һәлак булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл ветераннарының һәйкәлләрен торгызу эшенә керешәчәкбез. Ветераннарга игътибар һәм хөрмәт тагын да артачак. Чөнки аларның батырлыгы нәтиҗәсендә без аяз күк йөзе астында яшибез“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Район башлыгы яшь буын өчен башкарылган һәм башкарылачак эшләргә тукталды, Ватаныбызның патриоты булырга чакырды.

Районда киләчәктә Яшьләр үзәге төзеләчәк. 2021 елда Яшүсмерләр клубы булдыру да күздә тотыла. Яшьләр палатасы оештыру, анда актив яшьләрне тарту эше дә күз уңында. Хәрби-патриотик тәрбия юнәлеше дә игътибар үзәгендә. Ватанга хезмәт итү һәр ир-егетнең бурычы. Район башлыгы бу хакта да сөйләп узды.

Парламент дәресен Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров алып барды. Укучылар чыгышлар ясады, тулы мәгълүматлар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования