Апаста кабул итүләр узды

14 февраль 2020 ел., җомга

Кабул итүләргә 8 кеше килде. Алар нигездә социаль түләүләр, тормыш шартларын яхшырту, хезмәт хаклары турында мөрәҗәгатьләр җиткерделәр. Төрле программалар хакында сораулар да булды. Яшьләрнең киләчәген, халыкның хәвефсезлеген кайгыртып килүчеләр дә бар иде. Бу хакта район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев җиткерде.

Дәүләт Советы депутаты һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлап, киләчәктә хәл итү юлларын да табарга тырышачагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования