Апаста Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырыла

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Районда 15 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында Ленинград блокадасының шаһиты булган 2 райондашыбыз да бар.

Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт абый Хатыйпов, Хәлилрахман абый Фәйзрахманов, Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев, Тутай авылында яшәүче Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина район башлыгы кулыннан юбилей медальләре, күчтәнәчләр алдылар. Батыр йөрәкле ир-атларыбыз Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлаулар да кабул итте.

Шәүкәт абый Хатыйпов 1943 елның мартында Кызыл Армия сафларына алына. Беренче чыныгуларны Суслонгер лагеренда ала. Аннан соң алар Курск дугасындагы көчле сугышка керә. Шәүкәт абый 1945 елның 9 Маен Литваның Курляндия шәһәрендә каршылый. Ветеран тормыш иптәше Рауза апа белән 70 ел парлы гомер кичерә.

Хәлилрахман абый Фәйхрахманов 1943 елда хәрби хезмәткә алына. Ул 1950 елда гына туган якларына әйләнеп кайта.
“Без гел игътибар үзәгендә. Юбилей медален дә беренчеләрдән булып алдык. Җиңү бәйрәмнәрен дә шатлык белән каршыларга язсын“, – диде ветеран.

18 яшендә яу кырына киткән Фәһим абый Фәсхиев та сугышчан юлы хакында бик озаклап сөйли ала. Аның һәр сүзендә тирән мәгънә ята.
“Дошман тылында булырга, бомба явы астында калырга да туры килде. 3 тапкыр каты яраландым. Яра эзләре бүген дә тәнемдә саклана“, – ди Фәһим абый.
Ул рәсем сәнгатен үз итә, агачтан чәчәкләр кисеп ясый. Өендә дә аның иҗаты чагылыш таба.

Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши.
“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 2 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә, - диде Галия апа Гыйззәтуллина.
Ул яшьләргә тынычлыкның кадерен белеп, гаилә җылысын саклап яшәргә киңәш бирә.

Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать булып, рәхмәтләрен ирештереп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International