Районда сугыш ветераннарын, өлкәннәрне коронавирус куркынычы хакында кисәтәләр

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Коронавируска каршы көрәш эшче төркем җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм социаль яклау бүлеге белгече Светлана Салаватуллина сугыш ветераннары янында булып, хәлләрен белеште, авырудан саклаучы кисәтү чаралары хакында сөйләде.
“Без барлык кешеләргә, аеруча өлкәннәргә мөмкин кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчәргә, куркынычсызлык һәм гигиена чараларын үтәргә чакырабыз. Азык-төлек, дарулар китерүдә, коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм кирәк булган өлкән кешеләргә волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Шулай ук “Рассвет” социаль яклау бүлегендә "кайнар линия" телефоны эшли. 884(376)21-080 телефон номеры аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.”, - дип белдерде коронавируска каршы көрәш эшче төркем җитәкчесе.

Район халыкны социаль яклау бүлегендә вирустан саклаучы махсус битлекләр тегү эше оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International