Санитар-экология икеайлыгы һәм #ЭКОВЕСНА2024 акциясе кысасында Апас муниципаль районының Дәүләки урта мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Бөтенесе бергәләп кар чәчеп, территорияне ботаклардан, былтыргы яфраклардан, чүп-чардан чистарттылар. Хезмәт нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен керткән. Мәктәпнең чиста, каралган территориясе күзләрне сөендерә!