Чисталык икеайлыгы кысаларында, авыл җирлекләрендә өмәләр узды. Урта Балтай мәдәният йорты хезмәткәрләре олы юл буйларын, мәдәният йорты тирәләрен җыйдылар. Әлмәндәр авыл җирлегенең хезмәт коллективлары шулай ук юл кырыйларындагы һәм авыл эчләрендәге чүп чарларны җыйдылар. Тирә-юньнәр күзгә күренерлек чистарды, күркәмләнде.