Район хакимияте, үзәк китапханә, почта каршысында 1000 төптән артык матур чәчәкләр утыртылды. Хәзер аны бакчачы Рәис кадерләп-пөхтәләп тора. Аларга су сибү өчен былтыр мини-артезиан коесы казылып, 50 тонналык сыешлык та куелды биредә. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы көннәрендә фронтовик-ветераннар утырткан алмагачлык та шау чәчәктә утыра. Матур, бер сүз белән генә әйткәндә!