Игелекле якташыбыз истәлеге һәм бүләге

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Якташыбыз, Татарстан янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Исхак Низаметдинов Апас районы янгынчыларына күп игелекле эшләр башкарды һәм булышты. Район янгын хезмәте ул елларда яңа техника, яңа корылмалар белән тулыланды. Инде менә Апас музеенда аның гаиләсе архивында сакланган, янгын куркынычсызлыгы тематикасына багышланган күкрәк тамгалары, нумизматика билгеләреннән торган даими күргәзмә дә барлыкка килде. Анда берничә йөз экспонат исәпләнә. Сез дә килеп күрегез, якташыбызны искә алыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International