Апас үзәгендә 50 машина туктарлык урын ясала

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Апас музее каршындагы каеннарны зур саклык белән кисми чара калмады-чөнки биредә 50 машинага исәпләнгән автотукталыш ясала. Шуңа яраклаштырып, үзәк хастаханә тирә-юнен тотып алган койма да урынын үзгәртте. Әппәздән агып төшүче инеш һәм аның юлындагы Әнәле чишмә самовары суы исә моннан ун көн элек шунда җир астына күмеп калдырылган юан трубалардан ага башлады.

-Эш төгәләнгәч биредә бик матур, йомыш белән Апаска килүчеләргә уңайлы булачак,-ди эшләрне башкаручы Рамил Галиакберов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International