Ур-ра, каникуллар башланды!!!

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 1 июньнән балалар кабул итү өчен барлыгы 1341 җәйге ял лагеры бар һәм алар бу сезонга тиешенчә әзерләнде. Җәй дәвамында аларда 234 сменада 150000 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Татарстан балаларына, шул исәптән яшь апаслыларга Кара диңгез яр буйлары да яхшы таныш. Былтыр Апастан 30 малай һәм кыз бала дәүләт исәбеннән шунда барды, диңгездә коенды, комында кызынды, үзенә яңа дуслар тапты. Быел 6 мең бала бала Краснодар, Ставрополь өлкәләрендә Кара диңгездә, 1500 бала Кырымда булып кайтачак. Татарстанның анда барлыгы 5 балалар ял-сәламәтләндерү лагерь-санаторийлары бар. Краснодар өлкәсендәге 3 лагерьга 3846, Кырым ярымутравындагы 2 лагерьга 2200 бала барачак дип планлаштырыла. Шул исәптән, алар арасында кырык яшь апаслы да булачак. Бу җәйге каникулда лагерьларда ял итүче 54500 бала өчен әти-әнисе бер тиен дә түләмәячәк, чыгымнарны Татарстан Хөкүмәте күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International