Морзаларда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Морзалар авылында яңа төзекләндерелгән мәдәният йорты янәшәсендә, республика программасы нигезендә модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Авыл халкы бу яңалыкны шулай ук сөенеп кабул итте.

-Авылда узган халык җыенында клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты кирәклеген белдердек. Район башлыгыннан бу эшләрне башкарып чыгу өчен ярдәм сорадык. Бер генә сүзебез дә читтә калмады. Төзелеш эшләре җиренә җиткереп башкарылды, рәхмәт кенә яусын, - диде авылдашлар гозерен җиткергән Камил Әминов.

Фельдшер-акушерлык пунктында барлык уңайлыклар да бар. Бүлмәләр иркен, якты, бар да заманча. Халыкны кабул итү өчен шартлар тудырылган. Авыл халкы сәламәтлеге сагында Гүзәл Зиннурова тора.

-Көнгә чыккач төрле гозер белән килүчеләр күп. Бигрәк тә өлкән буын шифа эзләп керә, даруын сорый, уколын кадата, киңәш сорап килүчеләр дә бар. Хәзер уңайлы шартларда кабул итәбез. Шулай да, авылдашлар бу бинага авырып түгел, ә хәл белергә, күреп чыгарга гына килсеннәр иде, - диде ул.

Яңа биналар авыл күрке. Төзелешләр өчен һәркем сөенечен белдереп, җитәкчелеккә, Ринат Заһидуллин җитәкчелегендәге төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Сәламәтлек – ярыт бәхет, диләр. Авыл халкының сәламәтлеген кайгырткан өчен зур рәхмәт. Бина күзгә күренеп калкып чыкты. Аллага шөкер, рәхәт тормышта яшибез, - диде Рәйхана апа Халикова. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International