Болынбалыкчы авылында мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң үзенең ишекләрен ачты

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Март аенда башланып киткән эшләр, өч айда төгәлләнеп, бина яңа, матур күлмәк киде. 100 урынга исәпләнгән тамаша залын, берсеннән-берсе матур бүлмәләрне танып та булмый. 
-1969-1970 елларда төзелгән иде бу бина. Шуннан бирле киң күләмле төзекләндерү булганын хәтерләмим. Хәзер яңа сулыш алды. Эче дә, тышы да бик матур. Мәдәният хезмәткәрләребез дә бик уңганнар, булганнар. Авылда күңелле, эчтәлекле чаралар гел узып тора. Мәдәният йортына халык теләп йөри, - диде Гөлсөяр апа Кәлимуллина. 
Республика төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Равил Хисаметдинов районның республикакүләм программаларда актив катнашуын, төзелеш эшләрендә һәрчак алдынгы булуын билгеләп узды. 
- Болынбалыкчы мәдәният йорты программа нигезендә төзелмәде. Ул өстәмә төзелеш булып санала. Эшне оешкан төстә башкарып чыктыгыз. Инде рәхәтен дә күрергә язсын, - диде ул. 
Мәдәният йортына Фәрит Рәхимов берләшмә исеменнән музыкаль үзәк бүләк иткән, шулай ук “Свияга” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов тиздән авыл яшьләрен бильярдлы да итәргә вәгъдә бирде. 
Күмәк көч - тау күчерә диләр. Төзекләндерү эшләренә төзүчеләр белән беррәттән мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы да зур өлеш керткән. Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова бар кешегә дә рәхмәтен ирештерде. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Болынбалыкчы авылы халкы белән эчкерсез сөйләшү алып барды. Ул киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды, яңалыклар белән таныштырды. 
Мәдәният йортын ачу тантанасы җыр-моңнар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International