Апасның Рамазан мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Мәҗлескә 22 хатын-кыз һәм 37 ир-ат чакырулы иде. Аны ун гаилә күмәкләшеп уздырды. Мәчетнең остабикәсе Наилә Сәлахова сүзләренчә, мәчеттә дини чаралар, ашлар уздыру матур гадәткә кергән. Быел биредә өч ифтар ашы уздырылган, тагын да теләк белдерүчеләр бар икән. 
Мәҗлесне район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев башлап җибәрде. Дин әһелләре вәгазьләр сөйләделәр, дога кылдылар, күмәкләп намаз укыдылар. Ифтар ашында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты. Ул райондагы яңалыклар белән таныштырды, тәрбияви чараларның әһәмиятен билгеләп узды. 
Ураза тотучылар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Алар күмәк табын артында авыз ачты, аралашты. Бу хакта тулырак “Йолдыз” битләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International