Каратунның Сәфәр мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Каратун халкы Сәфәр мәчетенә ифтар мәҗлесенә җыйналды. Табынны мәчетнең имамы Шәһит хәзрәт Газизов ачып җибәрде. Төркия кунагы, күрше мәчет имамнары, Кама Тамагыннан килгән дин кардәшләр үтемле вәгазьләр сөйләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина район башлыгы исеменнән кайнар котлады. Районда барган эшләр белән таныштырып китте. Ураза тотучы 70тән артык дин кардәшебез мул сыйлы табын артында сыйландылар. 
- Мондый чараларның соңгысы булмасын. Барчабызга исәнлек-саулык, тынычлык, муллык булсын, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, - дип бик канәгать булып таралды халык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International