Апасның Гүзәлия Гәрәева җитәкчелегендәге “Салават күпере“ балалар бакчасында төрледән-төрле кызыклы чаралар еш уз. Әле гөрләтеп Сабантуен да үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, үзләренең яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар. Кайнар коймактан да авыз иттеләр, берсе дә бүләксез калмады.