Апас сәнгать мәктәбенең фортепьяно бүлеген быел ике укучы тәмамлады. Илдар Фәйзуллин белән Гүзәл Хәбибуллина җиде ел дәвамында белем алып чын остага әйләнделәр. Җитәкчеләре Римма Макаева укучылары белән горурлануын яшерми.
– Фортепьянода уйнарга өйрәнү һәркемгә дә бирелми. Ә менә Гүзәл белән Илдар барлык кыенлыкларны да җиңеп чыктылар. Аларга киләчәктә өметем зур, – ди ул.