Фатыйма әбине иртәдән котларга туганнары, балалары, оныклары җыелды. Биредә яңгыраган ихлас теләкләргә район җитәкчелеге дә кушылды.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Фатыйма әбине тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасы чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова акъәбигә барлык авылдашлар исеменнән изге теләкләрен юллады.