Олы Болгаер авылы егете Ринат Атауллин гомерлек яры итеп Казан кызы Гөлназ Фазылҗанованы сайлады.
Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Ринат белән Гөлназ яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен – Кызыл туйларын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар.
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итегез.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитегез!