Апас муниципаль районы гербы

Герб тасвирлавы.
Карасу кызыл җирлектә яшел тау, өстә алтынсу төстә кояш формасындагы иген башаклары, сулдан уңга таба, шулай ук алтынсу төстә кыр чәчәкләреннән такыя сурәтләнгән, гербның аскы өлешенә таба алтынсу төстә тасма белән бәйләнгән . Үзәктә – нур чәчеп торучы кояш сурәте.

Апас муниципаль районы гербы символикасының нигезләмәсе.
Апас муниципаль районы гербы символик һәм аллегорик телдә районыбызның табигый, географик, мәдәни һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.
Апас районы Татарстан Республикасының көнбатышында урнашкан. Районның рельефына Зөя елгасының төрле чорларда үзенчәлекле формалашуы зур йогынты ясый. Төньякка юнәлгән бу елганың бормалы ярларын өлешчә урманнар каплый, күп урыннарда чирәмлекләр җәелеп ята. Текә ачык ярлар да күзгә ташлана. Шулардан чыгып, бу якларны “Тау ягы” дип атыйлар. Биредә шулай ук Кыз тавы, Каравыл тавы, Ислам, Гран таулары да урнашкан. Әлеге урыннар җирле халыкта зур популярлык казанган, алар турында күп кенә риваятьләр бар.
Башаклар һәм такыя белән уратылган тау сурәте районның ландшафт үзенчәлекләрен, авыл хуҗалыгы – районның төп эшчәнлеге икәнлеген күрсәтә. Гербтагы башак һәм такыяның “А” хәрефе рәвешендә урнаштырылуы, район исеменең беренче хәрефен аңлата.
Ак тасма образлы рәвештә Апас районы аша агучы Зөя елгасын, аның табигый байлыкларын аңлата.
Кояш – тормыш җылысы, муллык, стабильлек символы – Апас районының икътисади җитешлелеген тасвирлый.
Гербтагы кош символы күп мәгънәгә ия:
-Кош сурәте районның табигый байлыгын, биредә яшәүче халыкның аның флора һәм фаунасы белән чиксез горурлыгын күрсәтә.
-Очып баручы кош –бөеклек, иҗади эзләнү, рухи үсеш символы.
-Шәүләгән - бик тырыш, сайрар кош. Гербта әлеге кошның сурәтләнүе районыбыз халкының хезмәт сөючәнлеген,бай мәдәниятын чагылдыра,чөнки ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, РСФСР ның атказанган, ТАССРның халык артисткасы, композитор һәм опера җырчысы – Сара Садыйкованың тамырлары шушы төбәктән.
Герб символикасын төсле гамма тулыландыра:
Сары(алтын) төс - уңыш, муллык, хөрмәт символы.
Ак(көмеш) төс – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу, татулыксимволы.
Кызыл төс - батырлык, көч, тырышлык, матурлык символы.
Яшел төс - табигать, сәламәтлек, яшьлек символы.

Авторлар төркеме:
Татарстан Республикасы Презеденты каршындагы Геральдик совет һәм Россиянең геральдистлар советы әгъзалары:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Москва), Рәшит Заһидуллин катнашында (Апас ш.т.п.), Фәрхәт Галиев (Апас ш.т.п.), Алсу Вахитова (Кама Тамагы п.)

2006 нчы елның 30 сентябрендә №85 номерлы Апас муниципаль район Советы карары белән расланган.

2736 номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдик регистрына кертелгән.

№85 номеры белән Татарстан Республикасы геральдик реестрына кертелгән.


Соңгы яңарту: 2013 елның 25 ноябре, 10:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International