Апас мәдәният йортында “Без бергә” республика фестиваленең зона туры узды. Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары катнашучылары Апас сәхнәсендә очрашты. Апаслылар кунакларны матур җырлар, тәмле чәй белән каршы алды.