Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» (алда – Конкурс) региональ конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан үткәрелә.
Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының-экспортерларның алдынгы тәҗрибәсен тарату мөмкинлеген тәэмин итү.
Конкурста катнашу өчен документлар сылтама буенча кабул ителә https://forms.yandex.ru/u/69bdeef102848f7ef2d602af/ 30.03.2026 елга кадәр яисә эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр кәгазьдә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, 2 кат, 207 кабинет.
Конкурста катнашуга Татарстан экспортерлары-кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары чакырыла.
2025 елгы конкурста җиңүчеләр конкурста катнаша алмыйлар. Шулай ук конкурсант конкурсның бердән артык база номинациясендә катнаша алмый.
Түбәндәге база номинацияләре билгеләнә:
Сәнәгать өлкәсендә Ел экспортеры;
Хезмәтләр өлкәсендә Ел экспортеры;
АПК (агросәнәгать комплексы)өлкәсендә Ел экспортеры;
Югары технологияләр өлкәсендә Ел экспортеры;
Елның алгарышы;
Башка (өстәмә) номинацияләр:
Креатив индустрияләр һәм туризм;
Матурлык индустриясе;
Азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр;
Ел хатын-кыз экспортеры;
Яшь эшмәкәр-елның экспортеры;
Иң зур экспорт географиясе.
2026 елдан төбәк конкурсы «Россиядә эшләнгән»милли программасы белән берләштерелгән. «Россиядә эшләнгән» (РЭЦ) сертификаты булу бәяләүнең өстенлекле критерие булып тора һәм катнашучыларга өстәмә өстенлек бирә.
Экспортер компания кейсы карары буенча югары уку йортлары студентлары өчен аерым номинация билгеләнде. Әлеге номинация буенча проектлар электрон почта адресына 4 нче кушымтадагы форма буенча кабул ителә tatexport@yandex.ru «экспортер кейсы»тамгасы белән. («ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды» ХКК НО 20.02.2025 №23-ЦПЭ боерыгы белән расланган Ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсын уздыру турында нигезләмәгә 4 нче кушымта (http://exportergoda-rt.ru/).