«Сәламәт гаилә — көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестивале

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елда «Күп балалы Россия» («Многодетная Россия») проекты гаиләләрне «Сәламәт гаилә — көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестиваленең яңа сезонына чакыра. Фестиваль илебезнең төрле төбәкләреннән килгән гаиләләр өчен актив тормыш рәвеше, спорт традицияләре һәм бердәм казанышлар идеяләре тирәсендә берләшү мөмкинлекләрен яңадан ача.

Фестиваль программасы берничә юнәлештә катнашуны күздә тота. Ел дәвамында гаиләләр «Спортивный движ» видеоконкурсында, «Многодетная миля» төбәк гаилә йөгерешләрендә, шулай ук үзләренең спорт тормышы турындагы фото һәм видеороликлары белән уртаклаша торган «Мы в спорте» интернет-акциясендә катнаша алачаклар.

Фестиваль үсә һәм үзенең географиясен киңәйтә. 2025 елгы сезонда аңа Россиянең 74 төбәгеннән гаиләләр кушылды, ә конкурсларга 1300гә якын фото һәм видеоэш тапшырылды. Мәскәүдә узган фестиваль финалында илебезнең төрле почмакларыннан килгән дистәләгән гаилә бүләкләнде, ә проект үзе күп кенә катнашучылар өчен еллык гаилә календареның бер өлешенә әверелде.

«Без фестивальнең үз катнашучылары белән бергә үсүен күрәбез. Күп гаиләләр спорт тормышларының аерылгысыз бер өлешенә әйләнүен күрсәтә. Безнең өчен балаларның ата-аналар үрнәген күрүе, ә гаиләләрнең бер-берсенә ярдәм итүен тоюы мөһим. Нәкъ менә шулай сәламәт һәм актив гаилә культурасы формалаша да», — дип билгеләп үтте «Күп балалы Россия» проекты җитәкчесе Наталья Карпович.

Оештыручылар илебезнең барлык төбәкләреннән гаиләләрне фестивальнең яңа сезонына кушылырга шул ук вакытта спорт, хәрәкәт һәм гаилә дуслыгы турындагы тарихлары белән уртаклашырга чакыра.

Проект Мәскәү шәһәренең Күп балалы гаиләләр берләшмәсе (Объединением многодетных семей) тарафыннан кыен тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү (Фондом поддержки детей) фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.

https://многодетные-семьи.рф/sportfest   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International