Татарстан Республикасы «Яшь рационализатор һәм уйлап табучы» республика конкурсы

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 2026 елның 22 апреленнән 15 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасының «Яшь рационализатор һәм уйлап табучы» республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыра.

Конкурс Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары казанышларын пропагандалау, яшьләр арасында техник иҗатка кызыксыну формалаштыру, шулай ук Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары өчен аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International