Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышлап 2026 елның 6 июлендә 9.00дән 11.10гә кадәр Апас районы хакимияте бинасында бушлай хокукый консультация, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына һәм 2026 елның 8 июлендә 9.00дән 11.00гә кадәр (84376) 22640 телефоны буенча “кайнар линия” оештырылачак.
Белешмәләр өчен телефон (84376) 22640.