Төгәлләштерелгән декларацияләрдә киметүгә белдерелгән салым, аванс түләүләре һәм иминият кертемнәре суммаларын бердәм салым счетында чагылдыру тәртибен аңлатабыз.
Россия Федерациясе Салым кодексының 11.3 маддәсе нигезендә, күрсәтелгән суммаларның кимүе төзәтү хисабын тапшырган вакытта бердәм салым счетында исәпкә алынмый. Әлеге үзгәреш тиешле декларацияне камераль тикшерү тәмамланганнан да иртәрәк кертелми. Төгәлләштерелгән декларацияне түләү срогы башланганчы тапшырганда, кимү аны тапшырган көннән теркәлә, әмма законнарда билгеләнгән түләү срогыннан иртәрәк түгел. Әгәр декларация шушы вакыттан соң бирелгән булса, "киметүгә" сумманы чагылдыру бары тик камераль тикшерү тәмамланганнан соң гына башкарыла. Хокук бозулар ачыкланганда-салым органы карары үз көченә кергәннән соң. Гомуми кагыйдә буенча камераль тикшерүнең дәвамлылыгы декларацияне алган көннән алып өч ай тәшкил итә (РФ НК 88 маддәсе). Өстәлгән бәягә салым буенча салым декларациясен камераль салым тикшерүе мондый декларация тапшырылган көннән алып ике ай эчендә уздырыла, салым органы салым законнарын бозу ихтималы билгеләрен ачыклаганда әлеге декларацияне НДС буенча тикшерү срогы өч айга кадәр озайтылырга мөмкин (РФ Салым кодексының 88 маддәсе 2 пункты). Тикшерү тәмамланганчы белдерелгән кимү бердәм салым счетында чагылмый, бу бурычның вакытлыча булуына китерергә мөмкин. Салым билгеләнгән вакытта түләнмәгән очракта, бу хәл мәҗбүри түләтү чараларын куллану өчен нигез булып хезмәт итә. Күрсәтелгән нәтиҗәләрне булдырмас өчен төгәлләштерелгән декларацияләр тапшырганда һәм бюджет белән исәп-хисапларны планлаштырганда бәян ителгән тәртипне игътибарга алырга тәкъдим ителә.