Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 нче елда 12 авыру ачыкланган.
Туберкулез – йогышлы авыру, ул бик күп клиник төрдә характерлана. Инфекция чыганагы булып төрле формада туберкулез белән авыручы кеше тора. Әйләнә-тирәдәгеләр өчен иң куркынычы – тын юллары туберкулезы белән авыру кешеләр. Кеше туберкулез белән һава-тамчы, һава-тузан юлы, инфекцияле ризык, бигрәк тә туберкулез белән авырган хайван ите, сөт аша зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә тиешсез җирдә сәүдә нокталарыннан ит, сөт ризыклары сатып алу аеруча куркыныч.
Авыруны кузгатучы булып туберкулез микобактерияләре тора. Алар ярты елга кадәр яшәргә сәләтле, тузан бөртекләрендә атна-айлар дәвамында саклана. Туберкулез авырулы сыердан савылган, тиешле термик эшкәртү үтмәгән сөт һәм сөт ризыкларында да бактерияләр берничә ай сакланырга мөмкин. Микобактерияләрне үтерү өчен кояш нурлары, бигрәк тә ультрашәмәхә нурлар файдалы. Бүген туберкулезга каршы көрәштә төп профилактик чара булып флюорографик күзәтү үтү тора. Аны 15 яшьтән өлкән һәр кеше кимендә елга бер мәртәбә үтәргә тиеш.
Туберкулез авыруының башлану билгеләре төрле. Күп очракта ул тиз аручанлык, бигрәк тә кичке якта хәлсезләнү белән башлана. Аппетит югала, кеше нык тирли (бигрәк тә төнлә), гәүдә авырлыгы кими, тән температурасы гадәттәгедән югарырак була, физик эш вакытында тын кысыла, какырыклы ютәл барлыкка килә (ул үлекле, канлы булырга мөмкин). Мондый билгеләр күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур.