Апас районы окопчылары хәтирәләре

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Апас туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы чорындагы окопчылар хезмәтенә аерым урын бирелгән. Биредәге мәгълүматлар, хатирәләр белән танышкач тәннәр өшеп китә. Ә бит ул чакта бик күпләребезнең әниләре, дәү әниләре окоп казуда катнашкан. Бүген туксан яшьлек юбилейларын билгеләп узучы өлкәннәребез дә беренче сүзләрен шул дәһшәтле еллардан, окоп казу, урман кисүләрдән башлыйлар. Үзәкләренә үтеп, йөрәкләренә уелып калган ул еллар.

1941 елның сентябрь аенда Татарстанга куркыныч яный башлый. Кичләрен ут кабызулар да тыела. Октябрь аенда Казанда Оборона комитеты төзелә. Бөтен Идел буе өлкәләрендә, республикаларында дошманнан саклану чаралары күрелә, шул исәптән Казанны ярымбоҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу, саклану чаралары үткәрелә. Фашистларны Идел буйлап Казанга якын китермәү, аны саклап калу бурычы куела. 1941 елның 25 октябрендә Оборона комитеты карары белән Казанны әйләндереп, чорнап алу өчен (“Казанский обвод“) бөтен көчне, бар халыкны бер “нокта“га туплау башлана. Халык телендә бу “окоп еллары“ булып күңелләргә кереп калган. Тарихчы, якташыбыз Әхәт Садриевның шушы темага багышланган язмасында мондый мәгълүматлар бар. Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казан шәһәренең төрле уку йортларыннан барлыгы 1 миллион 107 мең кеше катнаша. Апаста 10 мең кеше окоп казуда көч куя. Окопчылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайталар. Октябрь-февраль айларында биш айга якын дәвам иткән бу хезмәт Татарстан тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп кала, диелә анда.

Килүчеләрне фатирларга урнаштыралар. Бер йортта 20-30 кеше яшиләр. Окопчылар иртәнге караңгыдан окоп казырга ашыгалар, эш кораллары көрәк, лом, кәйлә, носилка, ә эшләүчеләрнең 70-75 проценты хатын-кызлар була. Әҗем авылында гомер итүче, 92 яшен тутырган Әминә апа Сәгытдинова бу турыда хатирәләрен яңартып менә ниләр сөйләде:

– Авылдан тугыз-ун кызны ат арбасына төяп Апаска алып киттеләр. менә шуннан башланды инде безнең хезмәт. Аның шулкадәр коточкыч авыр буласын күз алдына да китермәдек. Барыбыз да яшүсмерләр, өскә-башка юньле кием юк, ашау такы-токы. Ничек кенә булсаң да эшләргә кирәк иде. Ул елны кыш бик салкын булды. Туң җиргә лом да керми иде. Ә планны үтәргә кирәк. Ломны туң җиргә бөтен көчең белән бәрсәң дә чикләвек кадәр җир чыга. Аннан учак ягып җирне җылыта башладылар. Ябалакта фатирда ун кыз тордык. Барыбыз да бетләштек. Ике айдан соң авылга җибәрделәр, берникадәр өйдә торгач, тагын окоп казырга килдек. Ерак районнардан килүчеләрнең хәлләре аеруча авыр булды. Бик күпләр салкын тиеп авырдылар. Бик тә йөрәкләргә уелып калды инде ул еллар, – ди ул.

Дәүләки авылында яшәүче 91 яшьлек Гөлсинә әби Шәйдуллина да ул елларны сөйләп бетерә алмый. Сугыш башлангач 15 яшьлек кыз Мәскәүдән Дәүләкигә кайта. 1941 елның ноябрь төнендә, коеп яңгыр яуганда аларны Биеш авылына алып китәләр. Килеп җиткәч кенә окоп казырга кирәклеген әйтәләр.

– Хәзерге Сабан туе җирендә, урман ягыннан “Зөя“ елгасына таба окоп казыдык. Аннан соң Болынбалыкчы ягыннан Апас тавыннан “Зөя“гә чаклы казыдык. Бригадирыбыз Мәрдегалләм абый иде. Әнинең пәлтәсен, итеген киеп йөрдем, башка киер әйбер юк иде бит. 40-45 градус салкында өшеп үлүчеләр дә булды. Җир туңган, ватып булмый. Кәйлә, кувалдалар белән ваттык. Ярты метр казып төшәсең генә, икенче көн килгәндә җир тагын катып киткән була. Ул елны салкынга түзәрлек түгел иде. Мондагы окопны казып бетергәч Тәтеш районына “Янбахты“га җибәрделәр. Анда өч ай эшләдек. Үзебез ач, җитмәсә шуның өстенә бет тә безне ашый. Киемнәребез бозланып ката, фатирга кайткач та аны киптерергә урын юк. Ягарга утын юк, иртә белән юынырга өйдәге бозлы суны ватып ала идек. Шул галәмәт-газапларга ничек түзелгәндер инде, – ди Гөлсинә әби.

Бу язманы хәзерләгәндә мин дистәләгән ветеран-окопчы белән сөйләштем, хатирәләрен тыңладым һәм һаман да тыңлыйм, үз йөрәгем аша үткәрәм. Чөнки минем әнием – Хәят Гатауллина да  шул окопчылар сафында эшләгән бит. Аның сөйләгәннәрен кечкенәдән тыңлап үстем. Аларның һәркайсы турында аерым бер китап – тормыш китабы язарлык. Өлкәннәрнең истәлекләренә караганда, аларга көнгә 600 грамм ипи икмәк, аш пешерерлек он-ярма бирелгән. Идәндә үз киемнәре белән йоклаганнар, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләгәннәр. Лом, көрәк белән эшләгәндә куллары чиләнеп канап чыккан. “Башны түбән иеп җылый-җылый эшләдек, тозлы күз яшьләре кул ярасын төзәтсә дә, йөрәк ярасын төзәтә алмады. Анысы үзебез белән китә инде“, – диделәр.

Фашистларның Мәскәү тирәсендә тар-мар ителүенә, фронтлардагы хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, Казанны саклау корылмалары, окоп казулар 1942 елның 11 февраленә кадәр туктамый. Төзелеш эшләре планда каралганча, тулысынча үтәлә.

Музей директоры Рәмис Ногманов белән кабат музейдагы истәлек-язмаларны барлыйбыз. Ул көннән бирле 76 ел вакыт узган. Инде ул дәһшәтле елларны хәтерләүчеләр дә арабызда сирәгәя бара.

Окоп казуда катнашучылар (окопчылар), сугыш ветераннары кебек үк олы ихтирамга, хөрмәткә лаек. Тылдагы меңләгән окопчыбызны (шулай ук тирә-яктан килүчеләрне дә) сыендырган, җылыткан, ашаткан төбәгебезнең дә тарихта аерым урыны бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International