Ишеево авыл җирлеге халкы һәм хезмәткәрләре өмәгә актив чыктылар. Чара барышында юл буендагы чүп-чар җыелу урыннары җыелды
Апас муниципаль районының «Гөлчәчәк» Каратун балалар бакчасында #ЭКОВЕСНА2024 акциясе кысаларында экологик-агарту чаралары үткәрелде
#Эковесна2024 акциясе кысаларында Урта Балтай авыл җирлеге хезмәткәрләре юлны чүп-чардан чистартуда актив катнаштылар. Өмә оешкан рәвештә узды. "Урта Балтай авыл җирлеге авылларына керү урынындагы дала территориясе һәм автомобиль юллары тәртипкә китерелгән", - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Илфир Мөнир улы
Әлмәндәр авыл җирлегендә яшәүчеләр йорт яны территорияләрен чүп чардан һәм коры яфраклардан чистартуда актив катнашалар
"Россиянең социаль фонды" хезмәткәрләре #ЭКОВЕСНА2024 акциясендә катнашуларын дәвам итәләр.Территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган: чәчәк түтәлләре тәртипкә китерелгән, бордюрлар һәм агачлар агартылган, урам чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистартылган.
Апасның "Кояшлы" балалар бакчасының дус коллективы #ЭКОВЕСНА2024"акциясендә катнашуын дәвам итә"
Нык сәламәтлек озын һәм актив тормыш тәэмин итә. Озак елларга сәламәтлекне саклап калу өчен профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны вакытында үтәргә кирәк.
Бүгенге көндә донор кан компонентларына ясалма альтернатива юк, шул сәбәпле донор каны бәһасез! Шуңа күрә һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу бик мөһим, чөнки кан бирү – мохтаҗ пациентлар өчен искиткеч әһәмиятле хәйрия төре.
#Эковесна2024 акциясе кысаларында Олы Болгаер авылы халкы спорт стадионын чүп-чардан һәм коры ботаклардан чистартуда актив катнашты. Эш нәтиҗәсендә 5 куб. м. күләмендә 8 капчык чүп-чар җыелган." үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү рәхәт", - дип билгеләп үтте акциядә катнашучылар
Апас муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре иртәдән үк авыл үзәгендә газон кисү буенча өмәгә чыктылар. Үткәрелгән өмә нәтиҗәсендә районның йөзе яхшырды, учреждениеләр һәм оешмаларның территорияләре, шул исәптән кешеләр күпләп җыела торган урыннар да яхшырды. Өстәвенә, өмәләрне үткәрү табигатькә, бигрәк тә үсеп килүче буын өчен, сакчыл мөнәсәбәтнең гамәли дәресе булып тора.