Тимер юлларда булганда куркынычсызлык кагыйдәләре:
Котыру авыруын профилактикалау буенча халык өчен белешмәлек
Апаста район башлыгы Ленинград камалышы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина белән очрашты
Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Алар өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр алды.
Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. Бу хакта еш искә алырга яратмаса да, хатирәләр яңарып, күңеле тулган чаклар еш була.
“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә”, - диде Галия апа Гыйззәтуллина.
Галия апа Гыйззәтуллинаны бәйрәм белән котларга район башлыгы Айрат Җиһаншин килде. Ул Галия апаның хәлләрен, көнкүрешен сорашты, район яңалыклары белән таныштырып, күчтәнәч тапшырды.
“Беркайчан онытмыйсыз, гел зурлыйсыз, рәхмәт сезгә. Эшләрегез күз алдында, тагын да зуррак уңышларга ирешегез”, - диде Галия апа.
Салым хәбәрен алырга вакыт
Апасның китап сөючеләре күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очраштылар
Апаста мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырады
Районыбыз “Йолдыз”ы үзенең өлкәннәрен бәйрәм белән котлады
Картлар йортларында тәрбияләнүче өлкән райондашларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район үзәгендә көзге ярминкә оештырылды.
Апас китапханәчеләре өлкән хезмәттәшләре белән очрашты