ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Апас авылында гомер кичерүче, тумышы белән Кама-Тамагы районының Уразлина авылыннан булган Мәрзия әби Сабитова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады. Мәрзия әбине олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов та изге теләкләрен җиткереп юбилярны бүләге белән сөендерде. Үзен шулай хөрмәтләгәннәре өчен Мәрзия әби ил башлыкларына олы рәхмәтен җиткерүебезне үтенде.
Бик күп укучыларыбызны җәлеп иткән, шактый гына бәхәсләр чыгарган “Алтын куллар” бәйгесенең тәмамлануын хәбәр иткән идек инде. Хаклык, гаделлек һәрчак бәхәстә туа. Җиңүчеләр белән һәркем килеште, аларны хупладылар. Инде менә иң оста куллы, мөлаем хуҗабикәләрне бүләкләр көн дә килде. Иң күп тавыш җыйган Гөлназ Зиннәтуллина һәм комиссия тарафыннан сайлап алынган Раилә Хәбибуллина “Дулкын” бассейнына сертификатка лаек булдылар. “Дулкын” бассейны якшәмбедән кала һәр көнне 17-20 сәгатьләрдә сезне көтеп кала.

20 март көнне сәгать 8.00-12.00 аралыгында Апас җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Барлык сорауларга тәҗрибәле белгечләр җавап бирде. Алар арасында юрист Рамиль Зиннатзянов, нотариус Дамир Хасанов, прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов та бар иде. Барлыгы 8 кеше төрле өлкәләргә кагылышлы сорау белән бушлай юридик ярдәм ала алды.  Һәр килгән кеше тиешле аңлатма, җавап алды, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Димәк, әлеге көннәрне даими рәвештә үткәрү алга таба да дәвам итәчәк.

Район эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр, коррупциягә каршы көрәш буенча җаваплы хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов белдерүенчә, ел башыннан үз өендә спиртлы эчемлекләр җитештереп сатуны җайга салган 5 «кәсепче» ачыкланып, һәммәсенә карата чаралар күрелгән. Бу инде 5 мең сумга кадәр административ штраф дигән сүз. Район автоинспекторлары Иске Әнәле авылы янәшәсендә олы юлда алкогольле продукциягә бернинди озату документлары булмаган бер машинаны тоткарлаганнар. 20 литр алкогольле эчемлек конфискацияләнеп, экспертизага җибәрелгән.

20
март, 2015 ел
җомга
Сатмыш авылыннан Зәйнәп Амануллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Ак яулыклы, яулыгыдай ак, пакь күңелле әбине тәбрикләүчеләр, өенә килүчеләр арасында район җитәкчелеге дә бар иде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәчк Мәүлетова Зәйнәп әбигә ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та бүләк белән килгән иде. Зәйнәп әби үзен зурлаучыларга, шатлыгын бүлешүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Кече Күккүз авылында яшәүче Гадилә Фәйзрахманова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләр һәм олы хөрмәт белән ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Гадилә әбине тәбрикләргә Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова һәм “Свияга” берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсе җитәкчесе Илфир Гайнуллин да килде.
20 мартта, 15.00 сәгатьтә, район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме узачак. Җыр-биюле тамаша, карга боткасы, төрле уеннар, бәйгеләр, сату-алу – барысы да сезнең өчен, хөрмәтле райондашлар!

15 мартта районның һәрбер авыл җирлегендә, шул исәптән шәһәр тибындагы Апас поселогында үзара салым кертү буенча җирле референдум үтте.

Участоклар иртәдән үк эшен башлап җибәрде. Коймагы, чәе кайнап торды, җыр-моң агылды, сәүдә нокталары эшләде. Халык та, узган елдагыча, әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтте, вакытында сайлау участогына килеп, үз сүзен әйтте.

«Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турындагы» Федераль Закон буенча хокук бозулар турындагы административ эшләрне җир әйләнеше дәүләт күзәтчелеге органнары башкара. Быелның 2 январенда дәүләт җир әйләнеше турында Россия хөкүмәтенең яңа карары кабул ителде. Җир хуҗаларына таләпләр катгыйлана. Төрле эшләр башкарганда җир өслегенең уңдырышлы катламын бозу да шул исәптән, хокук бозуларга керә. Төрле гербицид, пестицид, агрохимикатлар белән эш иткәндә дә авыл хуҗалыгы җирләренә зыян салынмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International