ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Акхуҗа авылында яшәүче Әлфинур Сабитова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

«Сәләт» балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре Өлкәннәр ункөнлеге хөрмәтенә район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасында катнашып, Апас мәдәният йорты сәхнәсендә бик килешле һәм матур итеп чыгыш ясадылар.

Районның яшьләр эше һәм спорт  комитеты әзерләгән эш программасында октябрь аенда барлыгы 15 спорт  ярышлары үткәрү, зона, республика спорт чараларында катнашу каралган. 

Быел шикәр чөгендереннән 120 мең тонна уңыш алу көтелә. Чәчелгән барлыгы 3000 гектардан 10 октябрьгә 110000 тонна шикәр чөгендере алынды. 

Апас үзәк хастаханәсе хезмәткәре Лилия Вәлиуллина әлегә кадәр Кайбычта “Миләшкәй” балалар бакчасы музыка тәрбиячесе булып эшләде.

«Халык контроле» сайтында Н. авылында берәүнең спиртлы эчемлекләр белән законсыз сату итүе турында хәбәр пәйда булды. 


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Апаста аерым дәүләт аренда торагы программасы буенча Салават Кәримов урамында төзелүче 3 катлы, 24 фатирлы йорт тиздән файдалануга тапшырылачак.

Район мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, “Көзләр җитте диеп уфтанмыйк“ исемле әдәби музыкаль кичә узды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы Өлкәннәр ункөнлегендә биредә эшләп лаеклы ялга чыккан элеккеге белгечләрне чәй табынына чакырып кадер-хөрмәт күрсәтте.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Урман утырту -2017“ атналыгы 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International