Морзалар мәктәбе базасында Апас муниципаль районы башлыгы призына көрәш буенча республика турниры үтте. Анда 4 команда катнашты. Баш батыр булып Ябалак авылы егете Ранил Сөнгатуллин калды. Район командалары арасында I урында– Апас көрәшчеләре, II урында – Буа, III урында – Чүпрәле спортчылары.
Районда уку алдынгыларын, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучыларны Яңа елга- район башлыгы чыршысы янына чакыру матур традициягә әйләнде.
5 январь көнне дә уку алдынгылары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм әти-әни назыннан мәхрүм балалар бергәләшеп район мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият геройлары балаларны күңелле ял иттерде. “Сәләт” балалар иҗаты үзәге каршындагы “Мушкетерлар” драмтүгәрәгендә (җит. Миләүшә Алиуллина) шөгыльләнүче балалар әкияти тамаша күрсәттеләр. Шулай ук бию коллективлары, җырчылар да бәйрәмгә үзгә бер ямь бирде.
Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм балаларга изге теләкләрен җиткерде.
Балалар бәйрәм-тамашадан канәгать калып, тагын да тырышыбрак укырга, тагын да активрак булырга сүз биреп таралыштылар.
25.12.2014 00:00 по 20.01.2015 23:59 вакыт аралыгында http://msu.tatarstan.ru/ngkonkurs2014.htm?action=passed ссылкасы буенча «Үзәк чыршының иң яхшы бизәлеше” конкурсында узегезнең тавышыгызны бирә аласыз. Апас районының Үзәк чыршысы өчен бердәм рәвештә тавыш бирик!
Район башлыгы Р. Заһидуллин 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүтче укытучы-ветеран Зинаида Денисовага бүләкләр тапшырды. “Раштуа көнендә зур хәрмәткә ия булуым белән бик горурланам һәм район башлыгына зур рәхмәтемне белдерәм” - дип билгеләп үтте ветеран-юбиляр.