ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Мөлкәт салымнары буенча ташламалар турында үз вакытында әйтергә кирәк


2019 елда физик затлар мөлкәтенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын корректлы исәпләү максатларында гражданнарга мөлкәти салымнар буенча ташламаларга хокукы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта бу физик затларга кагыла, аларда узган ел дәвамында беренче тапкыр ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгәннәр.


24
май, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 25.05.2020 елга гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга һәм аларны үстерүгә көндәлек оператив фаразлау


23
май, 2020 ел
шимбә

ТР территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


22
май, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле мөселманнар, Апас районы халкы!

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм  идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.

Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.

Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, бигрәк тә сәүдәгә чыгарыла алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, хайванның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый ала. Моннан тыш, теркәү номерыннан башка хайванны рәсми рәвештә яраксызга чыгарып булмый.

Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайлап алынды. Хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыту бара, программачыл продуктны гамәлгә кертү операторы буларак «РИВЦ» АҖ эш итә, ул персоналны укыту һәм программачыл продуктны алып бару белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстан Республикасы буенча уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итә.

Унификацияләнгән идентификация номерларын гамәлгә кертү 2020 елда шулай ук Татарстанның һәр районынның база хуҗалыкларында да башкарылачак.

Кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча, программаны субсидияләүне һәм биркалар сатып алуны да кертеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) бердәм телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоэшләр конкурсы игълан ителде. Конкурска Апас районы тормышында фотоэшләр, истәлекле вакыйгалар, хезмәт көннәре һәм истәлекле мизгелләр кабул ителә.

Катнашуга заявкалар 2020елның 27 маена кадәр кабул ителә, фотоэшләр - 2020елның 27 маеннан 8 июненә кадәр. Конкурста катнашучылар электрон рәвештә документлар комплектын - фотодокументлар һәм аннотацияләрне Alsu.Idiyatova@tatar.ru электрон почтасы адресына тәкъдим ителгән фотога тапшыралар.

Республика конкурсы турындагы нигезләмә белән Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча рәсми сайтында танышырга була: www.arhiv.tatarstan.ru.

«Интернет челтәрендә уңай контент булдыру» темасына «Блогер булу» конкурсы.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РГАКФД), РОСФОТО, Мультимедиа Арт Музей, Россия мәдәният фонды һәм Җиңү музее белән берлектә "Сугыш сүрәтләре" проектын тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International