Наркотикларга каршы комиссиянең утырышы

Бүген Апас муниципаль районы башкарма комитеты бинасында районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендә барлык тармакларның бердәм координацияле эш алып барырга тиешлеге, Апас эчке эшләр бүлегенең законсыз наркотик матдә кулланучылар, таратучыларга каршы җинаять эшләре алып баруы, мәктәпләрдә һәм Аграр көллиятнең югары сыйныф укучылары арасында наркотик матдә куллану, кулланмауны ачыклау максатыннан үткәрелгән тестларның нәтиҗәләре белән таныштыру каралды. Утырышта шулай ук наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән районара бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Д., бүлек хезмәткәре Крылова С.М., прокурор ярдәмчесе Гаптльганиев А.И. катнаштылар. Район башлыгы урынбасары Мәүлетова Г.Т. барлык структураларга халыкка битараф булмаска, бигрәктә җәйге каникул вакытларында балаларны күз уңында тотарга, наркотиклар куллануны һәм таратуга каршы көрәшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International