Свияжский бистәсе “Сәфәр” мәчете мәэзине Расыйх Гыйззәтуллин заманында Апас “Сельхозтехника” берләшмәсенең алыштыргысыз аккумулятор цехы мөдире булып эшләде.
-Милли, милләт җанлы Каратун егете Рафаэль иганәсендә моннан 10 ел чамасы элек төзелгән мәчетебез буш тормый, шөкер,-ди ул.
-Быелгы Гаеткә мәсәлән, биш дистәләп кеше килде. Җомга намазларына даими 10-12 кеше йөри. Һәр көннне азанны да манарабыздан үзвакытында әйтәбез. “Сәфәр” мәчете юл өстендә урнашкан. Юлаучылар, сәфәр чыгучылар өчен дә ишекләребез һәркайчан ачык.
-Дәвешнең “Әтиләр” мәчетендә быелгы Гает чараларында 100 кеше катнашты. Җыелган сәдака акчалары исә хәлсезләргә ярдәм итү, зират, мәчет ихтыяҗаларына гадел итеп тотылачак,-ди имам-хатыйб Фирдүс хәзрәт Мингазов.