Леонид Яковлевич - “Хезмәттәге уңышлары өчен“ медале иясе

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бар гомерен янгын сүндерү хезмәтенә багышлаган, бүгенге көндә зонакүләм янгынга каршы хезмәт отрядларын җитәкләүче Леонид Ромачковка һөнәри осталыгы билгесе итеп, Россия Федерациясе Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Хезмәттәге уңышлары өчен“ медале бирелде. Ул шулай ук 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. 
- Апаста әйбәт кешеләр яши. Мин биредә яшәвем, хезмәт итүем белән бәхетле. Дуслык, татулыкны нигез итеп, олысына-кечесенә ихтирам белән көн күрү - барыбызны уртак кыйбласы, - диде Белоруссия якларында туып-үсеп, бүгенге көндә районыбызның үз кешесенә әверелгән Леонид Яковлевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International