Менә 4 ел инде Апас “Туган төбәк” үзәк музеенда һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулган яшүсмерләрне кунакка чакыралар. Бу көнне аларга тәүге документ-паспортлар тапшыру тантанасында район хакмимяте вәкилләре, район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчелеге дә катнаша. 24 авгуттта 20 егет һәм кызга дуслары, туганнары катнашында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район миграция-теркәү хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин паспортлар тапшырды. Яшүсмерләрнең әти-әниләре һәм егет-кызлар бу вакыйганы бер бәйрәмгә әверелдергән оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Яшьләр Россиянең лаеклы гражданнары булырга тантаналы ант бирде.