Заманча, барлык таләпләргә җавап бирә торган итеп җиһазландырылган лабораториядә Юлия Тимергазиева җитәкчелегендә эшләүчеләр кайткан һәрбер төзелеш материалын тикшереп баралар. Шулай ук юл салына торган урынны да җентекләп өйрәнәләр.
– Рүфия Вәлиева, Әлфия Сафина, Гөлнур Халиковалар озак еллардан бирле һәрбер эшне җиренә җиткереп үтәп баралар. Коллективыбызда яшь белгечебез дә бар. Александр Мурахтанов уку йортын тәмамлап кайтты. Ул күбрәк юлда булып, мастерлар белән киңәшеп, таләпләренә туры китереп эшли. Юлларыбызның сыйфатлы булуы өчен тырышып хезмәт итәбез, - ди лаборатория җитәкчесе Юлия ханым.