Үзәк поликлиникага йомышы төшүчеләрне теркәлү бүлегендә иң башта менә шушы сөйкемле белгечләр-Миңсылу Шакирова, Фәүзия Галиуллина һәм Гүзәл Мөхәммәтҗанова каршылый. Тиешле документлар рәсмиләштерү, пациентларга хокук һәм бурычларын аңлату, табибларга электрон чиратка язылуда ярдәм итү-аларның төп һөнәри бурычлары санала һәм бу белгечләр аны бик төгәл үти.