Апас мәктәбе укучысы Казанда бүләкләнде

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан узган “Век Татарстана“ проектында Апас районы укучылары да актив катнашты. Бәйгенең район турын “Сәләт“ балалар иҗат үзәге оештырды һәм иң яхшы проектларны башкалага тәкъдим итте. Апас мәктәбе укучысы Азалия Бикчурина республика күләм проектта җиңү яулап, Дипломга лаек булды. Шулай ук Апас муниципаль районы да Дипломга ия булды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында узды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International