Апас кырларында хезмәт шавы

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, 82 процент мәйданда эш инде төгәлләнгән. Уңыш узган елгыдан күпкә югары. 
Тырыш хезмәт ияләренә, фидакарь кыр батырларына хөрмәт һәм игътибар югары дәрәҗәдә. Комбайнчыларга кызыксындыру чарасы буларак, премияләр бирелә. “Свияга“ берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсе кырында да хезмәт нәтиҗәсе буларак, премияләр тапшырылды. 
Ленар Хәмидуллин сигезенче ел урып-җыю эшләрендә катнаша. Алар Рамил Вафин белән аңлашып, ярдәмләшеп, дус-тату хезмәт итәләр. 
-Эшләр өчен бөтен шартлар да бар. Һава шартлары да яхшы торды. Тырышлыгыбызны күрәләр. Эшләргә теләгебез бик зур, – диләр икмәк язмышы өчен тир түгүче егетләр. 
Айрат Исәгыйлев экипажы да 24 мең центнер чиген узып, икенче кабат премиягә лаек булды. 
Айрат Исмәгыйлев районның тәҗрибәле механизаторларының берсе. Ул инде 40 ел дәвамында кыр корабын иярли. 
-Үзем чәчәм, үзем урам. Байлык, муллыкны җыеп алу, үзең үстергән кырларны иңләү җанга рәхәтлек бирә, - ди ул үзе. 
Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәр тарафта кызу эш кайный. Чңгендер уңышын алу дәвам итә. Шулай ук көзге чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Бар җирдә хезмәт шавы, трактор гөрелтесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International