Апасның асыл кешеләре

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

- 1958 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Арча районына эшкә җибәрделәр үземне. Шул ук елны Казан ветеринария институтын тәмамлап мин эшләгән җиргә эшкә билгеләнгән насыйп ярым-Мәлигемне шунда очраттым. Ул үзе Әтнә егете, бик укымышлы, тәртипле булуы белән үзенә каратты инде мине. 1961 елның 2 ноябрендә гаилә кордык. Аның белән бер сукмактан үткән парлы 35 еллык гомеремнең һәр мизгеле истә. Ике баһадир егет тәрбияләп үстердек, балдай татлы оныкларым белән юанып, Мәлигемне бик сагынып, юксынып менә хәзер ул корган җылы, иркен йротта берүзем генә калдым инде, нанымнар... 
Боларны сөйли дә Мәнфүсә апабыбыз, тыелгысыз күз яшьләрен сөртеп ала. 
-Үз хезмәтенә башы-аягы белән чумган, эчкерсез кеше иде Мәлик, хезмәттәшләрен бик хөрмәт итте, зурлады. Хәзерге район ветеринария берләшмәсенең иске бинасы узган гасырның 30 нчы елларында күчереп салынган иде. Менә хәзер район мал табиблары эшли торган шул нигездәге заманча ике катлы бинаны ул төзетте-башкалар белән беррәттән көрәген дә тотты, балта-чүкечне дә кулыннан төшермәде, диярлек. Төп эшен дә яратып башкарды-тикмәгә генә өзлексез-1964 елның май аеннан 1996 ел башына кадәр районның баш мал табибы булып эшләмәде бит. Хезмәттәшләре арасында беренчеләрдән булып, 1985 елда аңа “ТАССР ның атказанган ветеринария хезмәткәре” исемен юкка гына бирмәгәннәрдер, дим... 
Мәлик Хәкимҗанов белән бергә озак еллар эшләгән хезмәттәше Нәгыйм Галиуллин да истәлекләрен барлап алды: 
-Бик кече күңелле, кешелекле һәм көчле җитәкче иде Мәлик Сәлимович,-ди. -Мин начальник дия белмәде, ял-бәйрәм белән исәпләшмәде-костюм-галстугын сала да, гади ветфельдшер, участок, колхоз мал табиблары белән бертигез фермаларда эшләде. таләпчән һәм ярдәмчел иде. Күпләрне, мине дә менә терлек телен аңларга ул өйрәтте. 
Районның бүгенге баш мал табибы Марат Фәтрахманов: 
-Остазлары Мәлик абый булган хезмәттәшләре сүзеннән чыгып әйтә алам-район терлекчелек тармагы үсеше өчен ул бик күп, үзен-үзе аямый эшләгән. Аның мәктәбен узган Фиргат Сафин, Шәүкәт Гыйсмәтуллин, чордашлары-Ринат белән Галия Вафиннар, Таһир Шәйхетдинов, Фәрит Гайнетдинов, Рәшит Госманов фикерен дә белештем, барысы да шул калыпта. Аңа кадәр районның баш мал табиблары булып эшләгән Фәрит Хөсниев, Фәрит Закировлар, миңа кадәр җитәкчелек иткән Василий Малов, Габделгани Гатауллин да халык күңелендә яхшы хатирәләр генә уята. 
Август ахырында район ветеринария белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Бүген районда бу тармакта барлыгы 37 белгеч хезмәт итә. Әтисе һәнәрен дәвам итүче Радик Госманов, Радик Сабирҗанов, Рафил Хәлилов, Фидаил Ногманов, Марат Гайфуллин, Илшат Җамалиев, Наил Мостафин, Азат Нәфыйков коллективыбызның алтын баганалары. Соңгы ике елда безнең клооективка кушылган яшь белгечләр Рәис Нигъмәтҗанов, Динә Камаловага дә зур өметләр баглыйбыз. Татарстан Хөкүмәте авылга эшкә кайтучы яшь белгечләр өчен төрле яңа программалар кабул итә. Соңгы елларда Борнаш, Йомралы, Шыгайда заманча ветеринария участок биналары төзелде. Мал табибларына соңгы 3 елда 4 махсус машина бүлеп бирелде. Бүген безнең тармакта үз һөнәренә гашыйк, үз эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр бик кадерле һөнәр ияләре. Барыгызны да, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлыйм! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International