Халыкны социаль яклау хезмәткәрләре территорияне чүп-чардан һәм коры яфраклардан чистарту өмәсенә чыкты. "Бу оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан даими рәвештә башкарылырга тиешле эш – территориянең тышкы күренеше тирә-юньдәгеләр өчен бик мөһим, чөнки бу безнең йөзебез. Барысы да бик тырыштылар, тәртип һәм чисталык урнаштырдылар" - дип билгеләп үтте #ЭКОВЕСНА2024 акциясендә катнашучылар