Апас урта мәктәбе укучылары уңышы

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Апас урта мәктәбендә баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда hәм камилләштерүдә булышу, мөмкинлекләр тудыру максатыннан, сәләтле балалар белән эш киң җәелдерелгән. Укытучыларның даими хезмәт нәтиҗәсендә укучылар төрле конкурс, олимпиадаларда, фестивальләрдә катнашалар, югары уңышларга ирешәләр. Июль-август айларында Казан шәһәрендә сәләтле балалар өчен “Биосфера” республика лагерь-мәктәбендә 3 укучыбыз белем эстәп кайттылар. Әлеге лагерьда 9 “А“ сыйныфы укучысы Шарафуллина Эльвина XXII Республика яшь экологлар һәм XIX республика яшь урманчылар слетында катнашып, “Үсемлекләр экологиясе” номинациясендә җиңүгә иреште. (III урынга лаек булды) “Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. Укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, дөрес нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк”- дип уртаклашты Эльвинаның биология укытучысы Гөлфия Габидуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International