Кабыккүпердә сәләтлеләр бик күп

2017 елның 15 сентябре, җомга

Кабыккүпер авылының атаклы аучысы, балыкчы Марат Саттаров гармун белән бик дус. Быел районда “Гармун моңы-йөрәк җыры” конкурсының Болынбалыкчы Мәдәният йорты сөхнәсендә үткән этабында ул тамашачылар һәм оештыручыларның көчле алкышларына лаек булды. Биеш мәктәбе директоры Зәфәр Зәмдиханов, башкалар чыгышы да бик югары бәяләнде.

-Яшьтән табигатьне һәм җыр-моңны яратып үстем. Туган җиремдә яшәү минем өчен үзе үк зур бәхет,-ди виртоуз- гармунчы Марат Саттаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International