Апас якташларын барлый

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Ерак Австралия күгендә милләтебез йолдызы булып балкыган талантлы шагыйрә һәм рәссам Сафия Вәлиева Татарстан Милли музенда Татарстанның зыялы вәкилләре фән, тарих, сәнгать вәкилләрен һәм якташларын очраштырды. Дөньяви язмыш аның дәү әтисен Ибраһим Вәлиев Урта Балтай авылыннан сәүдәгәрлек кәсебе буенча 1881 елда ук Кытай иленә ярәштерә. Урта Балтай авылында мулла булганы өчен репрессияләнгән башка авылдашлары да ачы язмыш гарасатыннан ышыклану урынын шул ук Кытайда табалар. Бу милләттәшләрнең андагы сынауларны җиңеп, милләтнең гореф-гатәтләрен саклап калулары һәркемне сокландыра. Ни өчен бу очрашу Милли музей кысаларында оештырылды,- дигән сорауга җавап шул: гасырлар дәвамында татар халкының мөҗәхирлек иткәндә сакланып, үз кыйммәтен югалтмаган йөзләрчә мәгълүматлар өс киемнәре, бизәнү әйберләрен сәнгати рәсемнәрен – гайлә мирасын Сафия ханым Татарстан Милли музена танатаналы итеп тапшырды, Милли музей күргәсмәсен оештырды. Шуңа күрә дә бу тарихи вакыйгага тарих фәннәре докторлары Искәндәр Гыйлаҗев, Гөлчәчәк Нәҗипова, Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, филолгия фәннәре доктор Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Геннадий Макаров, Кытай җырчысы Назарбай һәм башка музыка, рәсем сәнгатен үз итүчеләр олы бәя бирделәр. Шул тәбрикләүләргә Сафия ханымның әтисе ягыннан якташлары Апас районы вәкилләре - Рөстәм Мингазиев, авылдашлары Урта Балтайдан Рифкат Хабибуллин, Мөнирә Гыйззәтуллина, Розалия Хисамова, авыл имамы Азат хәзрәт, туган якны өйрәнү музее директоры Рамис Ногманов һәм башка якташалары, туганнары кушылдылар, районыбыздагы хәтирәләрне иңдерделәр, музыкаль сәлам юлладылар. Шунысын әйтергә кирәк, ерактагы милләттәшләребез язмыш кушуы буенча хәзер Австралиядә яшиләр, 2008 елда Татарстанның беренче Президенты М.Ш. Шәймиев 13 кеше составындагы бу делегацияне кабул иткәннән соң, Апас ягында да хәтирәләр яңартканнар иде. Сафия ханым Вәлиева ата-бабаларының нигезенә тагын кайтасы килүен белдерде. Бу очрашу безнең дә күңелләрдә озак сакланыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International